Эшкуарлар игътибарына

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2021 ЕЛДА БӨТЕН ИЛ БУЕНЧА КЕЧЕ БИЗНЕС САНЫН АЛУ УЗАЧАК

2021 елның язында Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.

Дәүләт кече һәм микропредприятиеләрнең, шәхси эшкуарларның ничек яшәвен, аларның нинди проблемалар белән очрашуын белү мөһим.

Икътисади халык санын алу барышында алынган мәгълүмат нигезендә Дәүләт карарлары һәм ярдәм программалары кабул ителәчәк.

Росстат искәртеп узганча, кече бизнесны икътисади исәпкә алу «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» гы 209 нчы Федераль закон нигезендә 5 елга бер тапкыр үткәрелә һәм анда катнашу мәҗбүри.

Сорауларыгыз булса яки белгеч ярдәме кирәк булса, дәүләт статистикасының Лаеш территориаль органына мөрәҗәгать итегез.

Элемтә өчен тел.: 8-84378-2-55-21, 8-84378-2-56-59

ЭП адресы: Laishevo@tatstat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International