Лаеш шәһәрендә төзелгән яңа боз аренасы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясенең Проект документларының туры килүе турында уңай бәяләмә алды.
Спорт объектында хоккей, фигуралы шуу, шулай ук массакүләм шуу өчен билгеләнгән ясалма бозлы шугалак урнашкан. Бинада шулай ук 25 кешегә исәпләнгән киенү-чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, саклау, бирү һәм тимераяклы прокат ботинкалары, санузеллар каралган.
ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов карары нигезендә республикада ябык йөзү бассейннары, боз сарайлары һәм универсаль спорт заллары төзү программасы тормышка ашырыла.