20 декабрьдә Татарстанда «Чыршы» операциясе башлана

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

2020 елның 20-31 декабрендә Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында ылыслы үсентеләрне күпләп үсә торган урман кишәрлекләренә системалы патрульлек оештырылачак.

«Хәзерге вакытта Министрлыкта дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләре хезмәткәрләреннән торган мобиль патруль төркемнәрен формалаштыру эшләре төгәлләнеп килә, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Узган ел «Чыршы» операциясе кысаларында 144 мобиль патруль төркеме оештырылды һәм 365 артык рейд үткәрелде. Шул ук вакытта 12 законсыз чыршы әзерләү факты ачыкланган иде».

Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International