Татарстанда "Волонтер-медиклар" хәрәкәте волонтерларының күп өлеше — КДМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары, алар Covid-19га каршы көрәшкә үз өлешләрен кертәләр. Бу хакта оешманың төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте.
"Волонтерлар термометриядә, сырхауханәләр каршындагы колл-үзәкләрдә, шулай ук кабул итү-диагностика бүлекләрендә булышалар. Уку елына карап, волонтерлар йә кече шәфкать туташлары персоналына, йә табибларга ярдәм итәләр", - диде Макарова.
Аның сүзләренә караганда, ирекле ярдәмчеләрнең бер өлеше риск төркемендә булган татарстанлыларга азык-төлек һәм дарулар китерә.
Ул билгеләп үткәнчә, пандемия башланганнан бирле волонтерлар 40 меңнән артык заявканы үтәгән. Шул ук вакытта 2020 елның язында, волонтерлык ярдәме системасы җайга салынмаган вакытта иң катлаулы эш булды.
Дүшәмбе көнне, 14 декабрьдә, «Бердәм Россия» мәйданчыгында беренче партия социаль онлайн-Форумы узды. Аның эшендә РФ Президенты Владимир Путин һәм илнең барлык төбәкләрендә җәелдерелгән «Бердәм Россия» волонтерлык үзәкләре активистлары катнашты.