2020 елның 14 декабрендә «Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яңа ел кәефе бүләк итүгә, Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була.Теркәлү тайныйдедмороз.рф. сайтында бара.
Акциянең асылы шунда: һәр катнашучы рандом тәртиптә Яңа ел белән котлыйсы кешесенең элемтә өчен мәгълүматын ала. Бүләкләр, алмашучы якларның теләгенә карап, онлайн һәм offline форматта бара.
Шулай ук, катнашучылар, теләгән регион, федераль округ, яисә тулаем илне сайлап, катнашу географиясен үзләре билгели алалар. Бүләк алгач, катнашучы шәхси кабинетында махсус тамга куя, ә аның Кыш Бабаена, шул рәвешле, үзенең исемен ача алу турындагы хат килә. Алга таба, кагыйдә буенча, социаль челтерләрдә әлеге яңалыкны #ТайныйДедМороз #Новыйгодвкаждыйдом #Мывместе хештегларын куеп урнаштырырга кирәк. Акциянең оештыручылары – «Без бергә» үзара ярдәм күрсәтү акциясе төркеме, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшүсмерләр оешмасы, «Зур тәнәфес» бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсы.
«Серле Кыш Бабай» яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары ярдәме белән үткәрелә.