Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте истәлекле даталар календарен төзеде

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда мөселман бәйрәмнәренең датасын билгеләде. Аерым алганда, дин тотучылар Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме даталарын белә ала.

Рамазан ае 13 апрельдә башлана һәм 30 көн дәвам итәчәк. Ураза гаетен 13 майда, ә Корбан бәйрәмен 20 июльдә билгеләп үтәчәкләр.

"Мөселман календаре айлары башын һәм ахырын билгеләгәндә, ТР Диния нәзарәтенең Голәмәләр советы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик мәгълүматларга таяна", — дип аңлаттылар ТР Диния нәзарәтендә.

Мөселман календареның башка даталары турында теләүчеләр ТР Диния нәзарәте сайтында белә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International