Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә эш өчен яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды. Чара Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда узды. Машина ачкычын шулай ук район Башлыгы Ильдус Зариповта алды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре республика үсешенә зур өлеш кертәләр. «Без үз эшебездә һәрвакыт муниципалитетларга һәм җирлекләргә таянабыз. Безнең республика Россия төбәкләре арасында лаеклы урын алып тора. Монда сезнең хезмәтегез өлеше зур. Көн саен сез гражданнарның мөһим проблемаларын хәл итәсез, территорияләр эшчәнлеген тәэмин итәсез», - диде ТР Президенты.