Кандидатлар буенча карарны конкурс комиссиясе утырышында кабул иттеләр.
Аның составына күренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, шул исәптән шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Айдар Фәйзрахманов, Салават Фәтхетдинов һ. б. керә.
Комиссия карары нигезендә, «Вокал» номинациясендә «Хатын-кыз тавышы» премиясен профессиональ башкаручы Резеда Галимова алачак. «Ирләр тавышы» премиясенә Филүс Каһиров лаек булды. «Халык башкаруы» номинациясендә премия Флер Шакировка тапшырылачак.
Тапшыру тантанасы февраль аенда, Илһам Шакировның туган көнендә булачак.
Белешмә
Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе вокал сәнгатендә югары осталык өчен тапшырыла, бүләк Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2020 елның августында гамәлгә куелган һәм ике елга бер тапкыр тапшырылачак.