Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкын авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра

2020 елның 18 декабре, җомга

Шимбә көнне, 19 декабрьдә, иртәнге 6дан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында  ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Яңа ел алдыннан шәһәр халкы ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярмалар һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.

Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм Яшел Үзән районында үткәрелгән 14 ярминкә нәтиҗәләре буенча 1029 млн.сумлык продукция китерелгән һәм сатылган. Шәһәр халкы 1183 тонна ит, 268 тонна төрле сөт, 4,0 млн.данә тавык йомыркасы, 590 тонна он һәм 823 тонна шикәр комы, 23,5 мең тонна бәрәңге һәм яшелчә сатып алган.

Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләре 12 сентябрьдә эшли башлады, алар Яңа елга кадәр эшләячәк — авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 һәм 27 декабрьдә узачак. Төрле мәйданчыкларда ассортиментның үз үзенчәлекләре бар һәм халыкның ихтыяҗларын исәпкә алып төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International