Татарстан Республикасында 2020 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр тәмамланып килә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 17 декабренә 4,4 мең га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 3,1 мең га мәйданда ликвид булмаган агачлар җыеп алынган.
Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.