Шушы көннәрдә Татарстан делегациясе Сириядәге Россия Хмейм авиабазасында булды, анда аларга ватандашыбыз батырларча һәлак булган урыннан капсула тапшырдылар. Республика вәкилләре хәрбиләргә көнкүреш техникасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, артиллерист Марат Әхмәтшин 2016 елның 3 июнендә Сириядә хезмәт иткән вакытта батырларча һәлак булган. Үлгәннән соң аңа Россия Герое исеме бирелә. Әхмәтшин Атабай авылында җирләнгән, Герой хөрмәтенә җирле мәктәп аталган.
Лаеш районы матбугат хезмәте.