Президент Указы нигезендә, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 7 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка, опекуннарына һәм попечительләренә бер тапкыр бирелә торган түләүне мәҗбүри рәвештә күчерәчәк, ул гаиләдә һәр балага 5 мең сум тәшкил итәчәк.
Яңа түләү 2020 елның 17 декабренә әле 8 яшь тулмаган барлык гаиләләр алачак.
Яңа түләү үзенчәлеге шунда: ул "социаль казначылык" принцибы буенча түләнәчәк: аның артыннан беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды акчаны яз һәм җәй айларында балалар өчен түләү турындагы кабул ителгән карар нигезендә рәсмиләштерәчәк һәм күчерәчәк. Шулай итеп, быел 3 яшькә кадәрге балалар өчен айлык түләү яки 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алган ата-аналарга, уллыкка алучыларга һәм опекуннарга өстәмә түләү декабрьдә автомат рәвештә биреләчәк, яңа гариза бирергә кирәкми.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләүләр турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.
Искәртеп узабыз, агымдагы елның июль аенда Пенсия фонды 16 яшькә кадәрге балалар өчен шундый ук бер тапкыр бирелә торган түләү биргән иде инде. Ул тулысынча автомат рәвештә рәсмиләштерелде, ана-аналар катнашыннан башка булды.