Үзмәшгульләр бюджетка 2019 елга караганда ике тапкыр күбрәк салым китергән

2020 елның 19 декабре, шимбә

2020 елның 11 аенда үзмәшгуль татарстанлылар республика бюджетына 237 млн сум салым түләгән. Керемнәр узган елгы күрсәткечтән ике тапкыр артып киткән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Шамиль Гафаров хәбәр итте.

"Республикада 100 меңнән артык кеше үзмәшгуль булган. Агымдагы елның 11 аенда алардан 237 млн.сум салым кергән, чагыштыру өчен алар узган ел дәвамында 110 млн. сум чамасы тәшкил иткән", — дип билгеләп үтте Гафаров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International