Агымдагы елда Татарстанда беренче балага айлык туләүне 28,5 мең аз керемле гаилә алды. Түләү күләме 9 мең 373 сум тәшкил итә, бу бала өчен яшәү минимумы күләменә туры килә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу түләү Россия территориясендә РФ Президентының балачак унъеллыгын үткәрү турындагы Указы нигезендә 2018 елдан бирле кертелде. 2021 елда айлык түләү күләме артачак һәм 9 мең 713 сум тәшкил итәчәк. Аны җан башына уртача керем 20 мең 588 сумнан артмаган гаиләләр ала алачак.