Татарстанда "Чыршы" операциясе башланды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы башланды. "Урманчылыклардан һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының территориаль бүлекләреннән 140тан артык мобиль патруль төркеме булдырылды, - дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, зыян китерү гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, ул киселгән агач токымына һәм аның үсү урыннарына, урманнарны саклау категориясенә бәйле.

Урман законнарын бозу очраклары турында 8-800-100-94-00 урман сакчылыгының турыдан-туры номерына, шулай ук «Халык контроле»мобиль кушымтасы аша хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International