Киләсе елда Татарстанның 114 мәктәбендә «үсеш ноктасы»цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре ачылачак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, агымдагы елда республиканың 42 авыл мәктәбендә «үсеш нокталары» барлыкка килгән.
«Әлеге проект буенча ОБЖ, информатика, технологияләр кабинетларын заманча җиһазлар белән җиһазладылар, шахмат зоналары булдырдылар. Шахмат зоналары Татарстанның барлык мәктәпләрендә диярлек булдырылачак», — диде ул.
Һадиуллин быел 39 мәктәптә һәм 39 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә цифрлы белем бирү моделе кертелүен билгеләп үтте. «Бу юнәлештә киләсе елда да эш дәвам итәчәк», - дип ассызыклады ул.