Әлеге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Визиты кысаларында ул РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр тирәлеге» юнәлеше буенча эш төркеме утырышын үткәрде.
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге эшче төркемнең оештыру утырышы кысаларында Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендәге Россия Дәүләт Советының бүгенге киңәйтелгән утырышына бәйле мәсьәләләр буенча фикер дә алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы составына Владимир Путин Указы белән кертелде.