Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Быел Президент чыршысына сигез меңнән артык бала чакырылган. Республика чыршысына 8400 бала катнашачак. Чарага укуда, спортта зур уңышларга ирешкән, шулай ук авыр тормыш шартларына дучар булган һәм ятим балалар чакырылган.

Бәйрәм «Татнефть арена» боз сараенда, коронавирус инфекциясенә каршы чараларны истә тотып, өч этапта үткәреләчәк.

Чарада «Dobro» төркеме чыгыш ясаячак, балаларга әкият күрсәтеләчәк һәм Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International