Хәзерге вакытта Татарстанда 1 миллион 138 меңнән артык пенсия алучы һәм 380 меңнән артык республика кешесенә (федераль ташламаларга ия булучыларга) төрле социаль түләүләр билгеләнгән. Республикада ана (гаилә) капиталына 319 меңнән артык сертификат бирелгән. Татарстанның 4 миллионнан артык кешесе мәҗбүри пенсия иминияте системасында катнаша. РПФның территориаль идарәләре республика шәһәрләрендә һәм районнарында 88 мең эш бирүче-иминләштерүче белән хезмәттәшлек итә, шул исәптән 2,1 миллион хезмәткәргә карата хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү буенча.