Олы Кабан авыл җирлеге башкарма комитеты яңа бинага күчте

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Кече Кабан авылында авыл җирлеге Башкарма комитетының яңа бинасы ачылды. Авыл халкын һәм хакимиятне яңа бинага күчүләре белән котларга «Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов килде.

Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, Татарстанда 50гә якын программа халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Алар арасында авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү һәм ремонтлау программасы да бар. «2017 елдан башлап республикада 40 объект төзелде, 200 шундый объект ремонтланган», - дип сөйләде Гобәйдуллин.

Илдус Зарипов ассызыклаганча, әлеге объект җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. «Ышанам ки, яңа бина, беренче чиратта, халыкка хезмәт итәчәк һәм авылда беренчел бурычларны хәл итү өчен гражданнар белән аралашу һәм очрашу урынына әйләнәчәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Бәйрәм чарасы кысаларында күпьеллык хезмәте өчен Олы Кабан авыл җирлеге секретаре Татьяна Косарева Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Объект төзелеше белән шөгыльләнүче «РЕМСТРОЙКОМПЛЕКТ» ҖЧҖ директоры Марат Төхвәтуллин район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International