Россия Почтасы һәм КФҮ эш режимындагы үзгәрешләр турында хәбәр итәләр

2020 елның 26 декабре, шимбә
Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Россия Почтасы бүлекләренең һәм КФҮ филиалларының эш графиклары үзгәрде. Шулай итеп, 31 декабрьдә бөтен ил буенча почта бүлекләре бер сәгатькә иртәрәк ябыла. Тәүлек буе эшли торган бүлекләр 1 гыйнварда 10.00 сәгатьтә эшли башлаячак, ә калган бүлекләр өчен 1, 2 һәм 7 гыйнварда ял көннәре булачак. Бу көннәрдә хат ташучылар почта аша юллама һәм вакытлы матбугат басмаларын китермәячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр, конкрет төбәкләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Россия Пенсия фондының төбәк бүлекчәләре белән килештерелгән график буенча түләнәчәк. 3,4,5,6,8,9 һәм 10 гыйнварда барлык почта бүлекләре гадәти график буенча эшләячәк. Моннан тыш, 31 декабрь – 10 гыйнвар Татарстанда «Минем документлар» офислары өчен ял көннәре булачак. Игътибар итегез, якшәмбе, 31 декабрьдә, КФҮ өчен эш вакыты 1 сәгатькә кыскарачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International