Татарстанда каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак. Алар санитар-эпидемиологик шартларны үтәү белән эшләячәк.
12 муниципаль районда 289 мәктәп яны лагере ачылачак, алар 12 106 баланы үз эченә алачак. Лагерьларда барлык чаралар да педагоглар көче белән оештырылачак. Массакүләм чаралар һәм тамашалар килеп туган хәлгә бәйле рәвештә булмыячак.
Исегезгә төшерәбез, республикада мәктәп каникуллары 2021 елның 28 декабреннән 10 гыйнварына кадәр узачак.