Шимбә, 26 декабрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Көндез метеорологлар көчле кар һәм буран фаразлый.
Җил көньяктан, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 16-21 метрга кадәр тизлектә, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология үзәге сайтында.
Көндез һава температурасы -5°дан -10°га кадәр тибрәнәчәк.