Пенсионерларның компьютер грамоталылыгы буенча "Интернетка рәхмәт – 2020 " VI Бөтенроссия шәхси казанышлары конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы бишенче ел рәттән конкурста иң актив катнашучы регион дип танылды.
Гомумән алганда, 2020 елда конкурска илнең 77 регионыннан 4 600 гариза бирелгән. Эшләрнең 84% ы урта һәм кече шәһәрләрдә яшәүчеләрдән, шулай ук авыл районнарыннан килгән.
Республиканың 805 кешесе үз ИТ-уңышлары белән уртаклашты, бу барлык кергән гаризаларның 18,13% ын тәшкил итә. Татарстаннан тыш, Воронеж һәм Оренбург өлкәләре дә зур активлык күрсәтте.