Республика юлларында 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан муниципалитетлары арасындагы маршрутларга мониторинг системасында 125 автобус чыккан. 10 гыйнварда 10:00 сәгатьтә көчле кар яву сәбәпле, муниципальара автобуслар өчен хәрәкәт вакытлыча 17.00 сәгатькә кадәр ябылды. Пассажирлар транспорты өчен хәрәкәт 16: 20 сәгатьтә ачылды.

Республика юлларында тәүлек буе 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшли, шул исәптән төбәк юлларында - 444.

11 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Төнлә кар, көндез бераз, төнлә кайбер районнарда буран. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан-5 -10, төнлә урыны белән 13 м /с га кадәр. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International