Беренче сыйныфка балаларны кабул итү кагыйдәләре үзгәрде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Үзгәрешләр нигезендә, хәзер гаризалар 1 апрельдән генә кабул ителә башлаячак.
Шулай ук мәктәп директорының кабул итү турында актны бастырып чыгару вакытын да кыскарттылар – 3 эш көненә кадәр. Бу мәктәпнең "участогында" яшәүче һәм балалары укырга кергәндә өстенлеккә ия булган гаиләләргә генә кагыла.
Ә менә бала мәктәпкә беркетелгән "участокта" яшәмәсә, булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына гаризаны 6 июльдән бирергә кирәк. Әгәр урыннар калса, баланы мәктәпкә кертәчәкләр. Кабул итү буш урыннар тутыруга кадәр барачак, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча. Кабул итүдә дәүләт мәктәбе бары тик буш урыннар тәмамланган очракта гына баш тарта ала. Бу очракта җирле мәгариф идарәсе органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.