Лаеш районы территориясендә Идел-Кама тыюлыгы урнашкан, ул Татарстанда иң эре тыюлыкларның берсе.
Дәүләт тыюлыгы бозылмаган урман һәм урман-дала экосистемаларын саклау максаты белән 1960 елның 13 апрелендә оеша. Уникаль табигать байлыгы 100 км2 территорияне үз эченә ала.
Тыюлык мәйданының 90% тан артыгы урманнар белән капланган (нарат, имән, юкә, каен, усак, ольшаники). 200-300 еллык нарат, чыршы, имән агачлары белән урманнар сакланган.