Татарстан халкы урман законнары бозылу фактлары турында хәбәр итә ала

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ Төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

2020 елда төбәк диспетчерлык хезмәте аша (8-800-100-94-00) урман сагының турыдан-туры линиясе буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына 71 мөрәҗәгать алынды, аларның 8е – агачларны законсыз кисү, 27се – консультация хезмәтләре күрсәтү, 33е – башка хокук бозулар буенча.

Төбәк диспетчерлык хезмәтенең 8 (843) 221-37-95 стационар номеры буенча – 58 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 622 хәбәр килгән.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылды һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International