"Хөрмәтле ветераннар һәм прокуратура органнары хезмәткәрләре, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Әлеге институтны гамәлгә кую мизгеленнән алып бүгенге көнгә кадәр инде 300 елга якын вакыт узды. Бу вакыттан бирле күзәтчелек ведомствосы хезмәткәрләре Закон өстенлеге, илебез гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен саклау сагында тора.
Прокуратура органнары эше тормышның барлык өлкәләренә дә кагыла, дип әйтергә була. Сезнең сизгер контрольдә, җаваплы һәм принципиаль карашыгыз астында күпкырлы һәм җаваплы эш алып барыла. Бу җайга салынган, югары квалификацияле эш Россия дәүләтчелеген ныгыта һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итә.
Лаеш районының күзәтчелек эшчәнлегенең барлык хезмәткәрләренә зур рәхмәтемне белдерәм. Сезнең хезмәтегез киләчәктә дә Законлылык һәм гаделлек тантана хакына юнәлтелер дип ышанам.
Шулай ук мин прокуратура органнары ветераннарына да чын күңелдән рәхмәтлемен. Намус һәм гаделлеккә нигезләнгән эш принцибы инде традициягә әверелде һәм яшь белгечләрнең бүгенге буыны тарафыннан тайпылышсыз үтәлә.
Сезгә игелек, иминлек, нык физик һәм мораль сәламәтлек телим".
Лаеш муниципаль районы Башлыгы Илдус Зарипов.