Татарстанда "Ядкяр" генеалогик үзәге булдырылачак. Республика Хөкүмәтенең тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документта үзәк "генеалогик тикшеренүләргә ярдәм күрсәтү, Татарстан Республикасы халыкларының тарихи истәлеген торгызу максатларында" төзелә дип билгеләнә.
Үзәкне элек Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты оештырырга тәкъдим иткән иде. Хәзер ул яңа оешманы гамәлгә куючы булачак һәм 60 көн дәвамында аның уставын расларга һәм аны дәүләт теркәвенә алуны тәэмин итәргә тиеш булачак.