Татарстанда «Чыршы» («Ель») операциясе кысаларында урман законнарын бозуның 18 очрагы ачыкланган

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» («Ель») ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2020 елның 20-31 декабрендә узды.

«Чыршы» («Ель»)  операциясе кысаларында 52 стационар пост һәм 156 мобиль патруль төркеме булдырылган, 789 кеше – 674 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 115 территориаль бүлекләренең 115 хезмәткәре эшләгән.

Патрульлек барышында урман законнарын бозуның 18 очрагы ачыкланган. Барлык очраклар буенча да гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Урман фондына китерелгән гомуми зыян 29,3 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International