Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүе буенча, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы Федераль закон 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 12 792 сум күләмендә билгели.
Эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (шул исәптән кызыксындыру һәм компенсация түләүләрен исәпкә алып) минималь хезмәт хакыннан ким була алмый.
Хезмәт хокукый мөнәсәбәтләре бозылган очракта, хезмәткәр Татарстан Республикасында Дәүләт Хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.