«Казан» аэропортының бәйрәм көннәрендә эчке рейсларда пассажирларга хезмәт күрсәтүе 11% арткан

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 31 декабреннән 10 гыйнварга кадәр бәйрәм көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 78 476 пассажирга хезмәт күрсәткән. Шул исәптән эчке (федераль) линияләрдә аэропорт хезмәтләреннән 68 591 пассажир файдаланган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,27%ка күбрәк. Иң популяр юнәлешләр Мәскәү (34 631 кеше), Санкт-Петербург (10 390), Сочи (8 329), Краснодар (2 507) һәм Симферополь (1 858) булды.

Әйтергә кирәк, Сочи, Краснодар һәм Симферополь рейсларының популярлыгы узган елның Яңа ел бәйрәмнәре белән чагыштырганда берничә тапкыр арткан. Әйтик, Казан - Симферополь маршрутында хезмәт күрсәтелгән пассажирлар саны 7 тапкыр күбрәк булган.

Кертелгән чикләүләр белән бәйле рәвештә, халыкара рейслар, тулаем алганда, пассажирлар йөртү күләменең кимүен күрсәтә. Әмма Истанбулга рейсларда пассажирлар агымы арткан - 3 738 кеше, үсеш 5% һәм Антальяга - 3 143 (+33%). Күптән түгел Зәнзибарга җибәрелгән рейсларга ихтыяҗ зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International