Лаеш районында төлке һәм куяннарны санадылар

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

"1 гыйнвардан Татарстан территориясендә аучылык ресурсларын исәпкә алу башланды. Ике ай дәвамында ул тотрыклы кар катламы булган Россия Федерациясенең бөтен территориясе буенча үткәреләчәк. Бу алга таба аларны рациональ куллану, табу лимитларын билгеләү, аучылык тыюларын саклау өчен хайваннарның санын билгеләү өчен кирәк", — дип сөйләде ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков.

Лаеш районы территориясендә хайваннарны кышкы исәптә тоту эшендә Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты белгечләре һәм Идел-Кама аучылык хуҗалыгы вәкилләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International