Россия Мәгариф министрлыгының 2020 елның 28 декабрендәге «2020 елда Россия Федерациясе җыелма командалары әгъзалары булган гомуми белем предметлары буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләр исемлеген раслау турында»гы 849 номерлы боерыгы басылды.
Бу исемлеккә информатика буенча халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган татарстанлы Илдар Гайнуллин да кергән. Илдар лицейда укыган, шул вакытта КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни-тикшеренү институты әлеге дисциплина буенча халыкара һәм Бөтенроссия олимпиадаларында һәм интеллектуаль турнирларда күп тапкырлар җиңүче булган.
Россия командаларының барлык әгъзалары да бүләкләр алды. Җыелма команда исәбендә барлыгы 19 алтын һәм 9 көмеш медаль.