Бүген Лаеш үзәк хастаханәсендә Covid-19дан вакцинация башланды. "Гам-КОВИД-Вак" препаратын ("Спутник V" сәүдә маркасы) районның медицина оешмаларына 50 доза күләмендә бүлеп бирделәр.
Вакцина ясаучылар арасында Лаеш РҮХнең баш табибы Елена Коробова да бар.
Медиклар сүзләренә караганда, прививка ясау өчен участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә һәм консультация алырга кирәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, вакцинация ирекле һәм бушлай үткәрелә. Ул 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрдә коронавирус йогышын профилактикалау өчен рөхсәт ителә.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин массакүләм вакцинацияне киләсе атна башыннан башларга кушты.
Лаеш районы матбугат хезмәте.