Татарстан алга таба да «Абилимпикс» хәрәкәтенә ярдәм итәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI илкүләм чемпионатта җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашуда хәбәр итте.
«Узган елларда бу чемпионат сәламәтлекләре буенча чикләүләре булган кешеләрне һөнәри юнәлеш бирү һәм мотивацияләү өчен старт мәйданчыгы булды. Без үз ягыбыздан бу хәрәкәтне алга таба да дәвам итәчәкбез һәм үстерәчәкбез, аның стандартларын гомуми белем бирү практикасына кертәчәкбез», — диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган ел ярышлар яңа дистанцион-көндезге форматта узды, бу чемпионатны тагын да масштаблырак итәргә мөмкинлек бирде.
Ул шулай ук мондый чемпионатта катнашучыларның «профессиональ һәм конкурслы тәҗрибә алды», дип ассызыклады.
Конкурсантларны әзерләүгә керткән өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов педагогларга ТР Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Гомумкоманда зачетында татарстанлылар, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алдылар. Республика шулай ук «Абилимпикс» ьэкспертлар берләшмәсе үсешендә икенче урында булды.
Чемпионат узган елның 23-29 ноябрендә узды. Россиянең 81 регионыннан 2 меңнән артык катнашучы 77 компетенциядә җиңү өчен көрәште. Ярышларда җиңүчеләр 460 медаль белән бүләкләнде, шуларның 154 — алтын, 154 — көмеш һәм 152 — бронза.
Татарстаннан барлыгы 50 компетенция буенча 122 катнашучы катнашты. Конкурсантлар «мәктәп укучылары», «студентлар» һәм «белгечләр»категорияләрендә ярышты.