Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 332 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.
Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.
Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итәбез.