2021 елда БДИ биремнәренә үзгәрешләр кертү планлаштырылмый. Бу хакта ТАССка РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.
- Бернинди үзгәрешләр дә булмаячак, максималь тотрыклылык булырга тиеш, – дип сөйләде Сергей Кравцов Гайдар форумы кулуарларында.
Шулай ук мәгариф министры бүген массакүләм мәгълүмат чараларында күтәрелгән тугызынчы сыйныфларда ГДИны гамәлдән чыгару тәкъдимен дә шәрехләде.