Республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә Чирпы авыл җирлегендә Заводская һәм Пионер урамы буенча юл ремонтланды, терәк баганалары алыштырылды, шулай ук яңа трансформатор щитлары куелды.
Авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов 2020 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Йомгаклау сессиясе Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков катнашында узды.
Үзара салым программасы ярдәмендә Имәнкискә авылындагы Яшьләр урамына, Чирпедәге Кольцевая урамына һәм Меретяководагы күлгә вак таш җәю эшләре башкарылды.
Радик Евдокимов Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, фронттан кайтмаган якташларны искә алу стелласының ачылуын һәм Имәнкискә сәүдә үзәген файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте.
Шулай ук авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният мәсьәләләре дә кузгатылды.