ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга һәм аларда булган табигый объектларга китерелгән зыянны исәпләүнең яңа тәртибе турында искәртә

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 декабрендәге 2164 номерлы карары белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карары белән расланган Урман законнары бозылу нәтиҗәсендә урманнарга һәм аларда булган табигый объектларга китерелгән зыянны түләү үзенчәлекләренә карата 4 нче кушымтага үзгәрешләр кертелүе хакында искәртә.

Төп үзгәрешләрнең берсе булып агач бәясен исәпләгәндә, аның эшкә һәм утынга яраклы булу-булмавы бүленми, эшкә яраклы уртача агачка карата һәм 10 километрга кадәр арага агач чыгаруга карата билгеләнгән түләү ставкасы кулланыла. Агач күләме берәмлеге өчен түләү ставкалары булмаган агач токымнары өчен морфологик, физиологик-биохимия, генетик-репродуктив, географик критерийларга туры килгән агач токымнары (төрләре) өчен билгеләнгән түләү ставкалары кулланыла.

Әлеге үзгәрешләр 2020 елның 31 декабреннән үз көченә керде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 декабрендәге 2164 номерлы карары белән монда танышырга мөмкин: http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202012230010.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International