Хөрмәтле Лаеш районы халкы, православие христианнары!
Сезне чын күңелдән Бөек Чукындыру бәйрәме белән котлыйм. Бу изге һәм якты христиан бәйрәме гасырлар буена кешеләр күңелендә мәхәббәт, шәфкать һәм шатлык уята. Ул рухи яңарыш символы булып тора.
Лаеш районында православие нигезендә ятучы борынгы традицияләрне хөрмәтлиләр һәм саклыйлар. Дини оешмалар тарафыннан яшь буынны рухи яктан үстерү өчен күп нәрсә эшләнә.
Бу бәйрәм кешеләрне берләштерә һәм изге эшләргә рухландыра. Шулай итеп, ул иң якын кешеләр арасында узсын һәм тагын бер тапкыр игелеклелек, якыннарга мәхәббәт, үзара аңлашу һәм юмартлык кебек гади, әмма бик мөһим сыйфатлар турында искә төшерсен.
Бу, чыннан да, изге көндә һәркайсыбызга нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм иң яхшы теләкләр телим. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек һәм тынычлык телим!
Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов.