Державино авыл җирлегендә 2020 елда башкарылган эшкә йомгак ясалды. Хисап киңәшмәсендә район Башлыгы Илдус Зарипов һәм Лаеш районы прокуроры Юрий Марасов катнашты.
Башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Исламия Камилиева сөйләде. Җирлек территориясендә бюджет барлыкка китерүче берничә оешма эшли, дип хәбәр итте ул. «Сәетов» крестьян-фермер хуҗалыгы үсемлекчелек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә, «Агро - 5» ҖЧҖ - Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән, «Бикмуллин А.А.» КФХ-агач кисү белән, «Мусаев» ИП транспорт хезмәтләре күрсәтү белән шөгыльләнә.
Исламия Камалиева авыл халкына референдумнарда һәм җыеннарда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. 2020 елда үзара салым программасы ярдәмендә су белән тәэмин итү системаларын реконструкцияләү буенча эшләр башкарылды. Подлесная һәм Молодежная урамнарында урам яктырткычлары урнаштырылды.
Халык сорауларына Лаеш районы башлыгы җавап бирде. Аерым алганда, халыкны яңа балалар бакчасы төзелеше кызыксындырды. Илдус Зарипов хәбәр иткәнчә, Державинода мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының «Мәгарифне үстерү»дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында быелга планлаштырылган.