Татарстанлылар COVID-19 вакцинациясенә ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша языла алалар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис – "коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә язылу" эшли башлады.

Вакцинациягә язылу өчен, кешегә старт битендә "COVID-19дан түләүсез вакцинация" баннерын табарга яки "табибка язылу" хезмәтен сайларга кирәк, шуннан соң ул сервис формасына эләгәчәк.

Монда аңа ММИ полисын күрсәтергә (элек ул күрсәтелмәгән булса), шулай ук уңайлы вакытлы слот сайларга кирәк. Вакцинациягә шулай ук «Услуги РТ» кушымтасы аша (атна ахырында) язылырга мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, массакүләм вакцинация Татарстанда 18 гыйнварда башланды. ТР Дәүләт хезмәтләре Порталы аша язылу буенча беренчеләрдән булып пациентларны Казанның 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе кабул итә башлады. Беренче көнне үк вакцинация ясарга теләүчеләр өч көнгә алдан җыелды.

UPD: вакцинациягә шулай ук «ТР хезмәтләре» кушымтасы аша да язылырга мөмкин булачак (атна ахырында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International