Район Башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры Юрий Марасов катнашында Урта Девятово авыл җирлегенең 2020 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Ольга Чумарова хисап тотты.
Хисап елында үзара салым акчасына Смолдеярово авылында су белән тәэмин итү челтәрләренә реконструкция ясалды, Емельяновода урам утлары яңартылды. 2021 елда яңа скважина бораулау планлаштырыла.
Республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә «Идел буе электр челтәрләре», «Лаеш РЭСы» оешмалары тарафыннан Урта Девятово авылында электр белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү эшләре алып барыла.
2020 елда күп фатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компания тарафыннан Сергеев урамында 1 һәм 4 йортларның түбәсен ремонтлау буенча эшләр башкарылды. 2021 елда подъездларны ремонтлау буенча эшләр планлаштырылган.
Урта Девятово авыл җирлегендә ике авыл хуҗалыгы предприятиесе эшли: ҖЧҖ «Урта Девятово» һәм ҖЧҖ «Девятово», 2 азык-төлек кибете һәм төзелеш материалларын сату буенча , 2 ФАП Урта Девятово авылында һәм Емелььяновода, Урта Девятово урта мәктәбе, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, почта элемтәсе бүлеге, аучылык хуҗалыгы. Үз эшчәнлеген 2 шәхси эшмәкәр, 9 үзмәшгуль эшмәкәр башкара.