Илдус Зарипов: вакцинация безнең халыкны коронавирус инфекциясеннән сакларга мөмкинлек бирәчәк

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Илдус Зарипов муниципаль район Советының һәм Башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре, көч структуралары вәкилләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, белгечләр катнашында традицион киңәшмә үткәрде.

Район башлыгы берничә йөкләмә бирде:

Кар һәм түбәләрдәге бозлар җылыну сәбәпле, куркыныч тудыра. Илдус Зарипов коммуналь хезмәтләргә районда яшәүчеләрнең куркынычсызлыгы мәсьәләсен аерым контрольгә алырга кушты.

Юл хәрәкәте иминлеге максатларында юлларны кардан «ботка»дан чистартуга аерым игътибар бирелә.

Халыкны коронавирус инфекциясеннән яклау максаты белән вакцинация процессын көчәйтергә, кирәкле шартлар тудырырга.

Район халкына алда торган халык санын алу турында хәбәр итү.

Шулай ук Башлык пандемия чорында профилактика кагыйдәләрен үтәмәскә чакырды. Иҗтимагый урыннарда битлек кияргә, тире антисептиклардан файдаланырга.

Киңәшмә барышында районның оператив хәле, Лаеш муниципаль районында агробизнесны үстерү концепциясе мәсьәләләре каралды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International