Федераль һәм республика бюджетлары акчалары уңайлы мохит үсешенә, төзелешкә һәм башка проектларга тотылачак.
2021 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 21,9 млрд. сум юнәлдерергә планлаштыралар. Бу акчаларның зур өлешен федераль бюджет тәшкил итә – 14 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Финанслау буенча килешүләр ярдәмендә Татарстан якынча 16,4 млрд. сум алачак, ә тагын 7,9 млрд. сум республика бюджетыннан өстәләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы. Ул Татарстан Республикасы территориясендә Төбәк проект офисы булып тора.
Татарстанда 13 балалар бакчасын төзү планлаштырыла, ә республика башкаласында иң зур мәктәпләрнең берсе барлыкка киләчәк. Татарстан Республикасында шулай ук өч яңа мәдәният йорты төзеләчәк һәм ике музыка балалар мәктәбендә капиталь ремонт ясалачак. Кукмара шәһәрендә яңа спорт залы барлыкка киләчәк, ә республиканың авыл җирлегендә тагын ике спорт залын капиталь ремонт көтә.
Лаеш районының Никольское авылында Мишә елгасы кушылдыклары, Мамадышта Нократ елгасы һәм Лаеш районының Державино авылында өч су объекты чистартылачак. Моннан тыш, төзелеш һәм реконструкция 5 су белән тәэмин итү челтәренә, бер биологик чистарту корылмасына һәм бер су әзерләү станциясенә дә кагылачак. Шулай ук 54 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, илдә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга Россия Президенты Владимир Путин 2018 елда старт бирде. 2020 елның 21 июлендә РФ Президенты Указы белән илкүләм максатларга ирешү срогы 2030 елга кадәр үзгәртелде. Россиялеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге, уңайлы мохитне үстерү, талантларны үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләрне киңәйтү, шулай ук хезмәт нәтиҗәлелеген һәм эшкуарлык уңышлылыгын арттыру төп максатлар булды.
Элегрәк республикада 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясаганнар иде.