Бүген республиканың төбәк юлларын эшкәртү өчен 240 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы сибеләчәк

2021 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 27 гыйнварда Татарстан территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, иртән һәм көндез - көньяктан секундына 16 метрга кадәр көчле җил, юлларда бозлавык көтелә.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда, дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга киңәш итәбез.

Хәзер Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларга 322 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә, 240 тоннадан артык ком-тоз катнашмасы сибеләчәк. Төнлә 180 махсус техника берәмлеге эше планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International