Отчет доклады белән җирлек башлыгы Люзия Хәлилова чыгыш ясады.
Җирлек территориясендә «Атабай агрофирмасы» ҖЧҖ, Атабай урта мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты, авыл китапханәсе, Атабай мәдәният йорты, 2 кибет, «Сбербанк России» филиалы, «Татарстан почтасы» эшли.
2020 елда республика акчасына Совет урамына вак таш җәелде. Үзара салым программасы кысаларында Октябрь һәм Суүткәргеч урамнарына таш түшәлде.
2021 елда юлларны һәм урамнарны яктырту буенча эшләр дәвам итәчәк.
Утырыш кысаларында сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Лаеш районы матбугат хезмәте.