Сергей Гуцу – Рождествено авыл җирлеге башлыгы 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Гражданнар җыенында Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов һәм Прокурор Юрий Марасов катнашты.
Рождествено авыл җирлеге составына Дятлово, Рождествено, Тангачи, Сингели, «Раздолье» СНТ, «Яңа Тангачи»СНТ керә. Барлык торак пунктларда да газ, су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү бар.
Ел дәвамында урам яктырту фонарьлары алыштырылды һәм ремонтланды. Үзара салым акчалары, республика акчаларын исәпкә алып, урам-юл челтәрен ремонтлауга юнәлдерелде.
Рождественода Калинин, Тангачи, Октябрь урамнары, Сиңгелдә балалар мәйданчыгы урнаштырдылар һәм тирә-юньне төзекләндерделәр. Казан һәм Көньяк Дятлово урамнарының бер өлеше һәм Юбилей урамы тулысынча капиталь ремонтланды.
Уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен җирлектә мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә, табиблык амбулаториясе, 2 ФАП, даруханә, почта, Сбербанк бүлекчәсе, чиркәү һәм мәчет бар. Муниципаль спорт корылмалары: балалар уен мәйданчыгы, мәктәп территориясендә футбол мәйданчыгы бар.
Җыен кысаларында сәламәтлек саклау, мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният, спорт мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.